Биографиясе

1950 елның 16 июлендә Казанда туган.

Гнесиннар исемендәге Дәүләт музыка-педагогика институтын тәмамлаганнан соң (1974), Мәскәү хәрби округы ансамбле артисты.

1975 елдан Казанда, музыка училищесендә һәм консерваториядә (2004 елдан альт, виолончель һәм контрабас кафедрасы мөдире) укыта. Бер үк вакытта, 1979 елдан, Казан консерваториясенең кыллы квартеты составында (1996 елдан Татарстан Республикасы Дәүләт квартеты) Россиядә һәм чит илләрдә (АКШ, Япония, Бөекбритания, Германия, Франция, Италия, Нидерланд, Чехия, Финляндия, Төркия, Һиндстан, Австралия һ.б.) чыгышлар ясый; халыкара «Мәскәү көзе», «Төньяк Пальмира», «Гаудеамус», «Европа-Азия», «Яңа күчмә иҗат» музыка фестивальләрендә катнаша.

К.Монасыйпов виртуоз башкару техникасына ия, аның уйнау стиле күтәренке, тәэсирле, үзенчәлекле тавышы белән аерылып тора.

Күп кенә илләрдә эшләүче 50 дән артык музыкант әзерли.

Бүләкләре

Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендще (1987) һәм Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләре (2002) лауреаты.

Авторы – Ш.Х.Монасыйпов