Эчтәлек

Уйгыр каганлыгыннан аерылып чыккан кимәкләр кабиләләренең берләшүе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Кимәк каганлыгында татарлар кабиләсе ыругы идарә итә. VIII–IX йөзләрдә кимәкләр идарәчесе — шад, Кимәк каганлыгы оешкач (X–XI йөзләр), ул каган титулы йөртә. Кимәк каганлыгында берничә шәһәр — Кимакия, Сангир һ.б. була.

X йөздә — XI йөз башында караханилар дәүләте һөҗүменә каршы тора, көчсезләнә һәм көнчыгыш төрки кабиләләр һөҗүме аркасында таркала.

Әдәбият

Кумеков Б.Е. Государство кимаков IX–XI вв. по арабским источникам. А.-А., 1972;

Савинов Д.Г. Народы Южной Сибири в древнетюркскую эпоху. Л., 1984;

Кляшторный С.Г., Султанов Т.И. Государства и народы Евразийских степей: Древность и средневековье. СПб., 2000;

Кляшторный С.Г., Савинов Д.Г. Степные империи древней Евразии. СПб., 2005.

Автор — И.Л.Измайлов