1908–1909 елларда Казан губернасының Чистай өязендә эшчәнлек алып бара.

Җәмгыятьне булдыруга рухландыручы Казандагы "Рус патша-халык җәмгыяте" Советы рәисе профессор В.Ф.Залесский була, ул татарлар арасында сепаратистик рух таралуны һәм "әҗнәбиләрне сәяси аеру" юлы белән татарларның революцион хәрәкәттә катнашуын туктатырга тырыша.

1908 елның 9 декабрендә Җәмгыятьнең уставы раслана, аның нигезендә оешманың максаты – "татар халкының хокукы чикләнмәгән патшага Коръән белән ант иткән тугрылыгын һәм патриотик рус җәмгыятьләре белән ныклы бергәлекне саклау" була. Җәмгыять әгъзалары бары тик "барлык катлауларның ике җенесеннән булган чын татарлар" гына була алган.

Җәмгыять эшләре белән вакытлыча (Казанда оешманың бүлеге ачылганга кадәр) Чистай өязе Карамыш авылында урнашкан Баш совет идарә итә (аңа 12 әгъза һәм 18 кандидат керә). Карамыш бүлеге рәисе (бер үк вакытта Баш совет рәисе) – крестьян Х.Фәйзуллин, аның урынбасарлары – С.Хисаметдинов һәм Г.Мөзинов, секретаре – Ш.Рәхмәтуллин, казначее М.Әфләтунов була.

1908 елның 9 декабреннән 1909 елның июль башына кадәр гомуми саны 240 тан артык кеше булган 18 бүлек ачыла (Ибрай, Керкәле, Түбән Кәминкә, Яңа Дума, Яңа Ибрай, Яңа Кади, Яңа Үзи, Татар Ялтаны, Иске Ибрай, Иске-татар Кармәте авылларында), әгъзалары, кайбер искәрмәләрдән тыш (авыл старостасы Х.Сираҗетдинов, мулла Г.Г.Тимербулатов), крестьяннар була.

Җәмгыятьнең эшчәнлеге революцион һәм либераль агымга каршы эчтәлектәге сәяси мөрәҗәгатьләр белән, шулай ук рус халкы белән "Бөек Рус Патшасы хакимлегендә" берләшүгә чакыру белән чикләнә. 1909 елның 9 апрелендә "Речь" газетасында административ тикшерү кузгаткан "Спасают Отечество" мәкаләсе бастырыла, ул җәмгыять әгъзалары арасында гаеп итәрлек тәртипле һәм сәяси ышанычсыз кешеләрне ачыклый, алар арасында панисламизм пропагандасын алып барган, җәмгыятьнең

Югары Татар Майнасы авылындагы бүлеге Советы рәисе һәм әгъзалары бертуган Юзиевлар, һәм элек татарларны Төркиягә күченергә өндәгәне өчен судка бирелгән, Баш совет рәисе урынбасары С.Хисаметдинов була. 1909 елның 23 июнендә Чистай өязе исправнигы Юзиевларны кулга ала һәм Югары Татар майнасы авылындагы бүлекне яба.

1909 елның октябрендә Мөселман патша-халык җәмгыятенең барлык бүлекләренең эшчәнлеге туктатыла, 1909 елның 30 декабрендә алар ябыла.  Рәсми рәвештә Мөселман патша-халык җәмгыяте үзенең эшчәнлеген 1941 елның 20 сентябрендә, административ контроль тикшерүдән соң туктата.

Кара шулай ук Карагруһчылар.

Автор – И.Е.Алексеев