Биографиясе

1905 ел, Дон өлкәсе Новочеркасск шәһәре — 1961 елның 26 мае, Мәскәү.

1935 елда Новочеркасск индустриаль институтын тәмамлаганнан соң, 16 нчы Союз моторлар заводына (Воронеж шәһәре) эшкә җибәрелә; мастер, группа җитәкчесе, баш механик, директор (1937 елдан) булып эшли.

1939–1940 елларда СССР Авиация сәнәгате халык комиссариатында.

1942–1946 елларда 16 нчы завод (Казан) директоры; бер үк вакытта (1946 елдан) СССР авиация министры урынбасары.

Соңрак СССР Дәүләт планы аппаратында, 1958 елдан СССР Министрлар Советының авиация техникасы буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары.

Авиация сәнәгате үсешенә зур өлеш кертә.

Лукин җитәкчелек иткән заводларда М-11, М-58, М-85, М-87, М-88, М-89 пешкәкле авиамоторларны серияләп җитештерү оештырыла; алдынгы технологик процесслар кертелә; авиация техникасының яңа үрнәкләре булдырыла һәм үзләштерелә.

1938–1947 елларда РСФСР, 1946–1950 елларда СССР Югары Советлары депутаты.

Бүләкләре

Биш Ленин ордены, Хезмәт Кызыл Байрагы ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Казанның бер урамы Лукин исемен йөртә.

Әдәбият 

Лобачёв А.А. Трудными дорогами. М., 1960;

Рокоссовский К.К. Солдатский долг. М., 1980;

По следам героических лет. Смоленск, 1983;

Ларичева З. Лукин Макар Михайлович // Герои Социалистического Труда Татарии: Док. очерки. К., 1984. Кн. 2. Герои Социалистического Труда и полные кавалеры ордена Трудовой Славы — наши земляки. К., 2003.