Көнчыгыш Кама аръягында, Бөгелмә Зәе елгасының (Дала Зәе елгасы бассейны) уң кушылдыгы.

Озынлыгы 18,7 км, бассейнының мәйданы 108,6 км2. Бөгелмә-Бәләбәй калкулыгыннан, Азнакай районында ага. Елга башы Каменка авылыннан 4,5 км төньяк-көнчыгыштарак, Әлмәт-Азнакай автомобиль юлы янында, тамагы Түбән Соколка авылы янында.

Елга башының абсолют биеклеге 300 м, тамагыныкы — 151 м. Су җыелу мәйданының урманлылыгы 30%. Түбән Ямашның 1,3 тән 6,1 км га кадәр озынлыктагы 6 кушылдыгы бар. Елга челтәренең тыгызлыгы 0,39 км/км2.

Туенуы катнаш, кар сулары исәбенә шактый күбрәк. Җир асты сулары белән туену модуле 1–3 л/с·км2. Гидрологик режимы ташу вакытында су муллыгы һәм җәен нык саегуы белән характерлана. Бассейнда еллык су агымының уртача күпьеллык катламы 100 мм, ташу агымы катламы 70 мм.

Язгы ташу, гадәттә, март ахырында башлана. Елга ноябрь уртасында туңа. Елга тамагында суының иң аз вакытындагы уртача күпьеллык чыгымы 0,112 м3/с.

Суы язын каты (6–9 мг-экв/л), кышын һәм җәен бик каты (9–12 мг-экв/л). Гомуми минеральләшүе язын 700–1000 мг/л, кышын һәм җәен 1000 мг/л дан күбрәк.