- РУС
- ТАТ
Флотоводец һәм диңгезче, адмирал (1843), Антарктиданы беренче ачучыларның берсе
1788 елның 3 (14) ноябре, Владимир шәһәре – 1851 елның 11 (23) апреле, Вена шәһәре. Севастопольдә җирләнә.
Дворян гаиләсеннән. 1800–1803 елларда Санкт-Петербургның Диңгез кадетлар корпусында укый. 1803 елда волонтер буларак инглиз флотына җибәрелә, анда биш ел буе өзлексез йөзүдә була.
1808–1813 елларда Балтик флотында хезмәт итә, 1808–1809 еллардагы рус-швед сугышында һәм 1812 елдагы Ватан сугышында катнаша. 1813–1816 елларда "Суворов" корветы белән командалык итеп, Кронштадттан Аляска ярларына һәм кирегә беренче тапкыр дөнья тирәли сәяхәт ясый, Суворов атоллын ача. 1819–1821 елларда "Мирный" шлюбы командиры һәм экспедиция башлыгы Ф.Ф.Беллинсгаузен ярдәмчесе сыйфатында дөнья тирәли экспедициядә катнаша, аның барышында Антарктида һәм берничә утрау ачыла. 1822–1825 елларда "Крейсер" фрегаты белән командалык итеп, дөнья тирәли өченче сәяхәт ясый, аның барышында метеорология, океонография һәм этнография буенча киң фәнни тикшеренүләр үткәрелә.
1826 елда "Азов" линия корабле белән командалык итә; 1827 елда Наварин сугышында "Азов" аның командалыгында батырлык күрсәтә һәм рус флоты тарихында беренче булып Георгий флагы белән бүләкләнә, Лазарев үзе контр-адмирал дәрәҗәсенә күтәрелә. 1828–1829 елларда Дарданелл блокадасы белән җитәкчелек итә. 1832 елдан – Кара диңгез флотының штаб начальнигы; 1833 елда рус флотының Босфорга экспедициясен җитәкли, нәтиҗәдә Ункяр-Искелеси килешүе төзелә.
1833 елдан – Кара диңгез флоты һәм Кара диңгез портлары баш командиры, шулай ук Севастополь һәм Николаев хәрби губернаторы. Бу вазифада ул үзен талантлы хәрби оештыручы, көчле пар флоты төзү тарафдары буларак күрсәтә, П.С.Нахимов, В.А.Корнилов, В.И.Истоминны да кертеп, флотоводецлар плеядасын тәрбияли.
Аның исеме белән Тын океандагы атолл, Амур лиманы борыны һәм Унимак утравы янындагы борын, Арал диңгезендәге утрау, Япон диңгезендәге бухта һәм порт атала.
Казанда Киров районындагы бер урам аның исемен йөртә.
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.