Биографиясе

1899 елның 10 гыйнвары, Оренбург шәһәре – 1956 елның 23 апреле, Казан.

Сәхнә эшчәнлеген Оренбург Халык йортында режиссер Н.В.Картанов җитәкчелегендә башлый.

Гражданнар сугышы елларында Эстәрлетамак шәһәрендә (Башкортстан) фронт театры режиссёры.

1921 елда Оренбург Мәгариф халык комиссариатының театр бүлегендә секция мөдире.

1922–1923 елларда Ташкентта: театр техникумы мөдире һәм татар театр труппасы режиссёры.

1923 елда Оренбургта Рабис (сәнгать хезмәткәрләре берлеге) идарәсе рәисе, Эшче-крәстиян татар театры режиссёры, Беренче кыргыз театры труппасын оештыручы.

1924 елда ТАССР Мәгариф халык комиссариатының сәнгать бүлеге мөдире.

1925–1926 елларда Ак мәчет (Симферополь) шәһәрендә Кырым-татар театры баш режиссёры.

1926 елдан Вәлиев-Сульва яңадан Татарстанда: халык мәгарифенең Арча кантонында Политпросвет рәисе, 1927 елдан Татар академия театры актёры һәм режиссёры; «Булат батыр» нәфис фильмын төшерүдә катнаша, «Казан өчен көрәш» исемле күмәк тамашаны (1929), «Эшче» операсын (1930) куя.

1933 елдан Мәскәүдә Татар опера студиясе җитәкчесе.

1935 елдан Казанда Татар эшче театры режиссёры һәм актёры, 1938–1941 елларда яңадан Татар академия театрында, соңрак Республика күчмә театрында режиссёр, баш режиссёр (1949–1955).

Иҗаты

Башлыча, эпизодик характердагы рольләрдә уйный (Никанор Никанорович – «Сафура», Ә.Рахманкулов; Новиков – «Рельслар гүли», В.М.Киршон; Кәбир – «Адашкан кыз», Ф.Бурнаш). Хәзерге заман татар режиссурасының формалашуына шактый зур өлеш кертә. 1920 еллар сәнгатендәге сул юнәлешләрнең (ЛЕФ, Пролеткульт) идея позицияләрен яклый.

Вәлиев-Сульва куйган спектакльләр формалары ягыннан эксперимент рәвешен ала. Сәхнәдә күпьяруслы конструкцияләр, кинопроекцияләр, хәрәкәтләнә торган техника куллану, спектакльне эпизодлап кору, күмәк күренешләрдә күпсанлы башкаручылар кертү һәм сәхнә уены өчен тамаша залын да файдалану Вәлиев-Сульва куйган спектакльләргә масштаблылык, динамика, эмоциональ киеренкелек бирә. Шул ук вакытта психологик анализның булмавы, конфликтларны алдан ук агитация-пропаганда максатыннан чыгып куерту драматургик материалны гадиләштерүгә, вульгар-социологик аңлатуга китерә һәм матбугатта кискен бәхәсләр кузгата.

Татар академия театрында Т.Гыйззәтнең «Наёмщик» (1928, 1931), В.М.Киршонның «Рельслар гүли» («Рельсы гудят», 1928), Ш.Камалның «Козгыннар оясында», К.Тинчуринның «Зәңгәр шәл» (1929) һәм Г.Минскийның «Шлем» (1930) пьесаларын, үзенең «ОДВА» (1931) композициясен куя.

1930–1950 елларда режиссёрлык эшендә радикаль формалардан акрынлап читләшә, актёрлар белән эшләүгә күбрәк игътибар бирә, сәхнә хәрәкәтләрендә һәм персонажларның характерларын ачуда тормышчанлыкка ирешә.

Бу елларда куйган әһәмиятле спектакльләре: Татар академия театрында У.Шекспирның «Отелло» (1933), Г.Камалның «Банкрот» (1935), Т.Гыйззәтнең «Бишбүләк» (1938), А.Н.Островскийның «Гаепсездән гаеплеләр» («Без вины виноватые», 1939), Республика күчмә театрында Җ.Җаббарлының «Сулган чәчәкләр» (1953), С.Кальметовның «Тын алан шаулый» (1954) әсәрләре.

Әдәбият

Арсланов М.Г. Татарское режиссёрское искусство 1906–1941. Казань, 1992.

Автор – Р.М.Игъламов