Административ-территориаль буйсынуы

1919 елда Бәйрәкә авылы кешеләре тарафыннан нигезләнә.

1920 елга кадәр Самара губернасының Бөгелмә өязе Чәкән волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Бөгелмә кантонында.

1930 елның 10 августыннан – Тымытык, 1931 елның 30 октябреннән – Азнакай, 1935 елның 10 февраленнән – Ютазы, 1963 елның 1 февраленнән – Бөгелмә, 1965 елның 12 гыйнварыннан – Баулы, 1991 елның – 6 апреленнән – Ютазы районында.

Хәзер – Бәйрәкәтамак авыл җирлеге үзәге.

Хуҗалык итү рәвеше

1929 елда авылда «Яктыкүл» колхозы оештырыла. 1950 елдан – «Герой» колхозы (аңа шулай ук юкка чыккан Әптекәш, Яңа Юл авыллары, Микулин поселогы хуҗалыклары да керә), 1958 елдан – Ильич исемендәге колхоз (аңа шулай ук Көрәш-Бүләк, юкка чыккан Вятский һәм Ермаковка поселоклары хуҗалыклары да керә), 1993 елдан – «Бәйрәкәтамак» акционерлык җәмгыяте, 1995 елдан – «Бәйрәкәтамак» күмәк хуҗалыгы, хәзерге вакытта – «Насыйбуллин А.М.» (2009 елдан), «Кадыйров М.М.» (2010 елдан), «Миңнуллин Ф.Ф.», «Шәйгарданов Р.М.» (икесе дә – 2020 елдан) эшли.

Халкы башлыча крестьян-фермер хуҗалыкларында эшли, ит-сөт терлекчелеге, куян үрчетү һәм үсемлекчелек белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

1919 елда авылда башлангыч мәктәп ачыла, 1944 елда – җидееллык, 1970 елда – сигезьеллык (яңа бина төзелә), 2000 елда – урта (2005 елда бинага Советлар Союзы Герое Ф.З.Шәрипов истәлегенә мемориаль такта куела), 2006 елда – тулы булмаган урта, 2011 елда – башлангыч мәктәп итеп үзгәртелә, 2013 елда ябыла.

Мәдәният йорты (1975 елдан яңа бинада), китапханә (1964 елдан, 2019 елдан күпфункцияле үзәк бинасында), фельдшер-акушерлык пункты (2018 елдан яңа бинада).

Авыл янында археология истәлеге – Бәйрәкәтамак каберлеге (XIII–XIV йөзләр, Алтын Урда чоры) табыла. Тикшеренүчеләр фикеренчә, каберлектәге әйберләр болгарлар белән элемтәдә булган кыпчакларга карый.

Күренекле кешеләре

Ф.М.Газизова (1928–2021) – тел белгече, филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният үезмәткәре;

Ф.З.Шәрипов (1921–1995) – Герой Советлар Союзы Герое, подполковник, кавалер орденов Ленин ордены, Кызыл Йолдыз (ике тапкыр), беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары кавалеры.

Халык саны

1922 елда – 400,
1926 елда – 416,
1938 елда – 484,
1949 елда – 405,
1958 елда – 354,
1970 елда – 468,
1979 елда – 351,
1989 елда – 312,
2002 елда – 343,
2010 елда – 275,
2020 елда – 260 кеше (татарлар).