Биографиясе

1917 елның 25 гыйнвары, Самара губернасы, Бөгелмә өязе Чирмешән авылы — 2008 елның 14 феврале, Омск шәһәре.

Смоленск артиллерия училищесен (1941), Югары офицерлар артиллерия мәктәбен (Мәскәү, 1951) тәмамлый.

Кызыл Армия сафларына чакырылганчы (1937), Казан укытучылар институтында укый, район халык мәгарифе бүлегендә инспектор булып эшли.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, танкларга каршы көрәшүче артиллерия полкы командиры урынбасары.

Курасанов 1945 елның апрель–май айларында Берлин территориясендә барган сугышларда һәм дошман оборонасын өзгәндә батырлык күрсәтә.

1951–1965 елларда Совет Армиясендә командирлык вазифаларын башкара.

Омск шәһәрендә яши.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Байрак, Александр Невский, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;

Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. К., 1963;

Шлевко Г.М. Ради жизни на земле. Омск, 1972;

Герои Советского Союза — наши земляки. К., 1984. Кн. 2;

Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.