Тарихы

XVII йөздә нигез салына. Революциягә кадәрге чыганакларда Уразбакты исеме белән дә билгеле.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек, терлекчелек, шулай ук бакчачылык, олаучылык, көнлекче булып эшләү тарала.

1859 елгы мәгълүматларга караганда, авылда тегермән була.

1888 елда чиркәү-приход мәктәбе ачыла (I гильдия Алабуга сәүдәгәре Ф.П.Гирбасов бүләк иткән бинада урнаша һәм аның акчасына тотыла).

XIX йөз ахырында авыл җәмәгатенең имана җире 1850,5 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Вятка губернасының Алабуга өязе Лекарево волостенда. 1920 елдан Вотяк автономияле өлкәсендә. 1921 елдан ТАССРның – Алабуга, 1928 елдан Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан  Алабуга районында.

Хәзер Танай авыл җирлеге составына керә.

Хуҗалык итү рәвеше

Күмәкләштерү елларында авылда “Красный колос” колхозы оештырыла. 1956 елдан соң авыл “Красный партизан” колхозы составына керә. 1973 елда аның җирлегендә “Танай” совхозы оештырыла. 1996 елда совхоз ике хуҗалыкка бүленә: “Колос” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы һәм “Танай” җитештерү авыл хуҗалыгы кооперативы.

Халкы күбесенчә “Колос” авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында эшли,  кырчылык, сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында 600 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән терлекчелек комплексы эшли.

Авылда берничә фермер хуҗалыгы бар (“Марков” крәстиян-фермер хуҗалыгы 2013 елда республика конкурсында “Иң яхшы фермер хуҗалыгы” буларак билгеләнә). 2011 елдан “Зеленый холм” теплица хуҗалыгы эшли.

Мәгариф һәм мәдәният

2016 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Клуб (2014 елда яңа бина төзелә), фельдшер-акушерлык пункты бар.

Күренекле кешеләре

П.С.Талапин (1951 елда туган) – механизатор, ТР Дәүләт бүләге лауреаты, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.

Халык саны

1859 елда – 573,
1887 елда – 675,
1905 елда – 950,
1920 елда – 974,
1926 елда – 1095,
1938 елда – 1103,
1949 елда – 626,
1958 елда – 547,
1970 елда – 358,
1979 елда – 230,
1989 елда – 151,
2002 елда – 173,
2010 елда – 209,
2017 елда – 253 кеше (руслар – 80%, татарлар – 14%).