Биографиясе

1905 елның 4 ноябре, Воронеж шәһәре — 1969 елның 29 ноябре, Мәскәү.

Воронеж пехота мәктәбен (1923), «Выстрел» югары офицерлар курсларын (Мәскәү, 1931), Югары хәрби академиянең тизләтелгән курсын (Мәскәү, 1942), К.Е.Ворошилов исемендәге Югары хәрби академия каршындагы Югары академик курсларны (Мәскәү, 1949) тәмамлый.

1921 елдан Кызыл Армиядә. 1923–1941 елларда укчы подразделениеләр һәм частьләр, дивизия белән җитәкчелек итә, Казан пехота училищесендә эшли. 1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында; 1 нче мотоукчы дивизия командиры (20 нче армиянең Көнбатыш фронты).

1941 елның июлендә Белоруссиянең Борисов, Орша шәһәрләрендәге оборона сугышларында батырлык күрсәтә; Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган беренче совет хәрби башлыкларыннан.

1943 елның августыннан 51 нче армия, сугыштан соң 45 нче армия, Көньяк-Урал, Байкал аръягы, Урал, Ерак Көнчыгыш хәрби округлары гаскәрләре белән җитәкчелек итә.

1963 елдан «Выстрел» курслары башлыгы, 1969 елдан СССР Оборона министрлыгының генераль инспекторлар төркемендә.

1962–1966 елларда СССР Югары Советы депутаты.

Бүләкләре

Биш Ленин ордены, дүрт Кызыл Байрак, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Суворов, 1 нче дәрәҗә Кутузов, 1 нче дәрәҗә Богдан Хмельницкий орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият  

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;

Гринько А.И., Улаев Г.Ф. Богатыри земли Воронежской. Воронеж, 1965;

Герои Советского Союза — наши земляки. К., 1984. Кн. 2;

Навечно в сердце народном. Минск, 1984;

Герои Советского Союза: Краткий биогр. словарь. М., 1987. Т. 1.