1906 елның 1 октябре, хәзерге Тула өлкәсенең Бобрики шәһәре — 1976 елның 12 августы.

Мәскәү политехник институтын тәмамлый (1930).

1931–1937 елларда Мәскәү авиация заводында цех, техник контроль бүлеге башлыгы.

1937–1940 елларда 18 нче Воронеж авиация заводында, 1940–1949 елларда Казан авиация заводында баш инженер.

1950 елдан Мәскәүдә.

Дәүләт бүләге яңа авиация техникасын — Ту-4 самолётын җитештерүне үзләштергәне һәм аны камилләштергәне өчен бирелә. Ике Ленин ордены, өч Хезмәт Кызыл Байрагы, «Почёт билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Автор — Д.С.Фәхретдинов