1922 елның 22 феврале, хәзерге Липецк өлкәсенең Тербунск районы Солдатское авылы — 1983 елның 27 июне, Казан.

Елец педагогия училищесен (1939), Ульянов элемтә училищесен (1941), М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академия (Мәскәү, 1952) тәмамлый.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, взвод командирыннан укчы полк штабы башлыгы ярдәмчесенә кадәрге хәрби хезмәт юлы үтә.

1946–1949 елларда Карпат буе хәрби округы полкында укчы батальон штабы башлыгы урынбасары.

1952 елдан Горький, 1953 елдан Идел буе хәрби округы штабы оператив бүлегендә хезмәт итә. Пенза өлкәсе (1961 елдан), ТАССРның (1966–1978) хәрби комиссары.

 2 нче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз, 3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.