Биографиясе

1880 елның 26 октябре, Омск шәһәре — 1945 елның 2 феврале, Австрия.

Нагайбәкләр нәселеннән — керәшен татар. Себер кадетлар корпусын (1898, Омск шәһәре), Николаев хәрби инженерлык академиясен (1911, Санкт-Петербург), Генштаб Хәрби академиясен (1938, Мәскәү) тәмамлый.

1904–1905 елларда рус-япон сугышында катнаша. Беренче бөтендөнья сугышы елларында Көньяк-Көнбатыш фронтта инженерлык эшләре белән җитәкчелек итә.

1918 елдан Кызыл Армиядә. Гражданнар сугышы вакытында Көнчыгыш фронтның 5 нче армиясендә инженерлар башлыгы, Көньяк фронтның инженерлар башлыгы ярдәмчесе.

1923–1926 елларда Эшче-Крәстиян Кызыл Армиясе Баш хәрби-инженерлар идарәсенең Инженерлык комитеты рәисе.

1926 елдан М.В.Фрунзе исемендәге Хәрби академиядә кафедра башлыгы, 1938 елдан Генштаб Хәрби академиясендә кафедра башлыгы ярдәмчесе.

Хезмәтләре хәрби-инженерлык сәнгате һәм хәрби тарихка карый.

Бөек Ватан сугышы башында каты контузия алган хәлдә әсирлеккә эләгә. Концлагерьларда фашистларга каршы агитация алып бара. Маутхаузен (Австрия) лагеренда гитлерчылар тарафыннан җәзалап үтерелә.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Байрак, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Истәлеге

Мәскәү, Омск, Таллин һәм Маутхаузен шәһәрләрендә Карбышевка һәйкәлләр куела. Казанның бер урамы Карбышев исеме белән атала һәм мемориаль такта урнаштырыла.

Хезмәтләре

 Избр. науч. труды. М., 1962.

Әдәбият

Булатов Н.Х. Йолдызлы йолдызлар. К., 2000;

Давыдов Л.Д. Верность. М., 1984;

Познанский В.С. Д.М.Карбышев. Новосиб., 1985;

Решин Е.Г. Генерал Карбышев. М., 1987;

Гришин Я., Шарафутдинов Д. На службе Родине. К., 2005.