Уенның максаты — көндәшенең капкасына кәшәкә белән туп кертү. Чирәмдәге хоккейның төре — индорхоккей (ябык биналарда уздырыла, мәйданы 20×40 м, командада 6 кеше). Казанда 1975 елда «Спартак» ирекле спорт җәмгыяте каршында чирәмдәге хоккейның хатын-кызлар секциясе барлыкка килә. 1981 елда Казан химия-технология институты каршында «Буревестник» ирләр командасы оештырыла (тренеры В.А.Стариков), 1987 елда «Луч» исеменә үзгәртелә (Профсоюзларның бөтенсоюз ирекле физкультура-спорт җәмгыяте каршында), 1992 елдан — «УНИКС», 1993 елдан — «Идел», 2000 елдан — «Динамо-Казан» («Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте каршында). Балалар-яшүсмерләр өчен чирәмдәге хоккейны Профсоюзларның ирекле спорт җәмгыяте Балалар-яшүсмерләр спорт клубы, «Яшүсмер» шәһәр берләшмәсенең Алиш исемендәге Балалар иҗат үзәге спорт секциясе (1981–1996), 1996 елдан Казанның Авиатөзелеш районы Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе җәелдерә. 2000 елдан чирәмдәге хоккей олимпия резервындагы «Динамо» республика махсуслаштырылган балалар-яшүсмерләр мәктәбендә (Яшел Үзән шәһәрендәге филиалы) һәм Казанның «Авиатор» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә, 2005 елдан Казан олимпия резервындагы училищедә үстерелә.

ТРның иң яхшы ирләр командалары: «Динамо-Казан» (2001 елдан суперлигада) — РФ чемпионатларында 2003–2008, 2010, 2010/11 — 2015/16, 2016, 2017, (2002 һәм 2009 — көмеш; 2000–2001 — бронза), БДБ илләре чемпионатында (2014/15) җиңүче, Россия (2001, 2005), Викинглар (2000), Европа кубоклары ияләре (2003), «Трофи» Европа чемпионнары (2007); «РСДЮШОР-Динамо» (югары лига) кубоклары иясе; хатын-кызлар командалары: «Динамо-Гипронииавиапром» (2006 елдан «Сөембикә», 2007 елдан «Сөембикә-Нефтехимик», 2008–2011 елларда «Динамо-Идел»; 2007 елдан суперлигада); «Динамо» УОР-РСДЮСШОР (2012 елдан суперлигада).

2007 елда чирәмдәге хоккей үзәге файдаланылуга тапшырыла — РФнең халыкара таләпләргә туры килгән иң яхшы махсуслаштырылган объектларының берсе.

2018 елга чирәмдәге хоккей (индорхоккей) белән шөгыльләнүчеләр Татарстанда 1200 кеше (шуларның якынча 500е — хатын-кызлар).

Чирәмдәге хоккей федерациясе президенты — Б.П.Павлов (2007 елдан).