Эчтәлек

1922 елның 23 октябре, Казан — 1985 елның 26 июне, Минск.

Очучыларның Ульянов хәрби авиация мәктәбен (1943), Н.Е.Жуковский исемендәге Хәрби һава инженерлары академиясен (Мәскәү, 1949) тәмамлый.

Чистай шәһәре аэро­клубында очучы-инструктор булып эшли.

1941 елдан Кызыл Армия сафларында. 1943 елның ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 637 нче штурм авиациясе полкында эскадрилья командиры урынбасары (2 нче һава армиясенең 227нче авиация штурм дивизиясе). 1 нче Украина фронты гаскәрләре составында 1944 елның маена 107 сугышчан очыш ясый, дошманның 27 танкын, 100 автомашинасын юк итә, һава сугышында дошман истребителен бәреп төшерә.

Сугыштан соң хезмәтен Совет Армиясендә дәвам итә (1960 елга кадәр). Минск шәһәрендә яши. Ленин ордены, Кызыл Байрак, Александр Невский, ике 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләр белән бүләкләнә.

Чистай шәһәренең 1 нче мәктәбе бинасына Герой исемен мәңгеләштергән мемориаль такта эленә.

Әдәбият

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000;

Ханин Л. Герои Советского Союза — сыны Татарии. К., 1963;

Герои Советского Союза — наши земляки. К., 1984. Кн. 2.

Автор – В.А.Шагалов