- РУС
- ТАТ
Өлкән лейтенант. Россия Федерациясе Герое (үлгәннән соң, 2022)
1996 елның 13 октябре, Татарстан Республикасы Лениногорск шәһәре – 2022 елның 7 марты, Украина (Лениногорск шәһәрендә җирләнгән).
2018 елда Казан Кызыл байраклы югары танк командирлар училищесен тәмамлый.
2018 елдан Ростов өлкәсе территориясендә Көньяк хәрби округының хәрби частенда хезмәт итә. 2022 елның 24 февраленнән махсус хәрби операциядә катнаша. 2022 елның 7 мартында һәлак була. 2022 елның 29 мартында Лениногорск шәһәрендә җирләнә.
Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен Россия Федерациясе Президентының 2022 елның 25 мартындагы Указы белән Д.Н.Исламовка Россия Федерациясе Герое исеме бирелә (үлгәннән соң).
Казан Кызыл байраклы югары танк командирлар училищесен тәмамлаган Геройлар мемориалында Д.Н.Исламовка бюст урнаштырылган (2022).
Россия Федерациясе Герое (2022).
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.