Эчтәлек

Сайлау округларының «бүлемен», сайлаучылар исемлекләрен төзүне, сайлау органнарын оештыруны һ.б.ны рәсмиләштерә.

1917 елда хәзерге Татарстан территориясендә совет сайлау системасы гамәлгә кертелә. РСФСРның 1918 елгы Конституциясе буенча сайлау хокукы, нинди расадан, милләттән, кайсы җенестән булуына, нинди дин тотуга карамастан, 18 яше тулган барлык хезмәт ияләренә бирелә. Сайлау хокукыннан табыш алу максатында яллы хезмәттән файдаланган, хезмәттән тыш керем хисабына яшәгән затлар, хосусый сәүдә белән шөгыльләнүчеләр һәм арадашчылар, руханилар, элеккеге жандармерия, полиция һәм сак бүлекчәсе хезмәткәрләре мәхрүм ителә. Советлар съездларында эшчеләр сыйныфы вәкилләренең крәстияннәргә карата биш тапкыр өстенлеклерәк дәрәҗәсе гамәлдә була. Сайлау системасы шәһәр һәм авыл советларына турыдан-туры сайлауны күздә тота.

Барлык югары сайлаулы хакимият органнары советлар һәм советлар съездлары тарафыннан делегатлар сайлау юлы белән формалаша. Шәһәр советларына сайлауларда — предприятиеләрдә, авыл советларына сайлауларда авылларда ачык тавыш бирелә. Сайлаулардагы барлык чикләүләр һәм өстенлекләр СССРның — 1936 елгы, ТАССРның 1937 елгы Конституцияләре кабул ителгәннән соң бетерелә. СССРның 18 яшькә җиткән барлык гражданнары советларга депутатлар сайлауда катнашуга хокуклы була. Түбәннән югарыга кадәрге хакимият органнары гомуми, тигез, турыдан-туры сайлау хокукы нигезендә яшерен тавыш биреп сайлана.

Бу принциплар ТАССРның 1978 елгы Конституциясендә дә саклана. Татарстанда сайлау системасы үсешендә ТРның 1992 елгы Конституциясе кабул ителү яңа адым була. Конституциядә ТР Президентын, ТР ЮСына (1995 елдан Дәүләт Советы) һәм халык депутатларының җирле советларына сайлаулар дәүләт хакимиятенең әлеге органнары вәкаләтләре тәмамлануга 4 ай калудан да соңармыйча билгеләнә дип раслана. ТРда сайлау системасының төп принциплары — яшерен тавыш бирү юлы белән гомуми, тигез һәм турыдан-туры сайлау. 18 яшькә җиткән гражданнар сайлау хокукына ия; кандидатлар сайлаучыларның эш, уку, хезмәт, яшәү урыннарындагы гомуми җыелышларында, шулай ук партияләр һәм иҗтимагый оешмалар тарафыннан күрсәтелә; сайлаулар альтернатив нигездә уздырыла; сайлауларны әзерләү һәм уздыру белән бәйле чыгымнарны дәүләт үз өстенә ала; гражданнар өчен кандидатларны ирекле һәм һәрьяклап тикшерү мөмкинлеге, җыелышларда, массакүләм мәгълүмат чараларында агитацияләү хокукы гарантияләнә.

Сайлаулар сайлау округлары буенча оештырыла, аларны уздыру ТР Үзәк сайлау комиссиясенә буйсынулы сайлау комиссияләре тарафыннан тәэмин ителә.

Чыганаклар

Татарстан Республикасы Конституциясе (Төп Законы). К., 1993;

Татарстан Республикасы Конституциясе (Төп Законы). К., 2002;

Конституция (Основной Закон) Российской Советской Федеративной Социалистической Республики. М., 1918;

Конституция (Основной Закон) Татарской Автономной Советской Социалистической Республики. К., 1937;

Конституция (Основной Закон) Татарской Автономной Советской Социалистической Республики. К., 1978;

Конституция (Основной Закон) Республики Татарстан. К., 1992.

Автор — Е.Б.Долгов