Биографиясе

1980 елның 27 гыйнварында Мәскәү шәһәрендә туган.

Спорт белән 1990 елда Цинциннати шәһәренең (АКШ) Теннис академиясендә шөгыльләнә башлый.

1994–1998 елларда Валенсия шәһәренең Панчо Альварино Теннис академиясендә (Испания). Тренерлары – Р.Менсуа (1994–1998), А.Чесноков, А.Волков, Т.Пиккард (2000), М.Уиллард (2001), Д.Голованов (2002), П.Лундгрен (2004–2005), Э.Гуми (2007) һ.б.

«Челленджерс» (1998), «Зур шлем» – «US Open» (2000, АКШ; 2005, Австралия), «Masters» (2000, 2002, 2004) серияләрендә; АКШның ачык чемпионаты (2002) турнирларында җиңүче. Дөньяның беренче ракеткасы (2000), Дэвис Кубогы (2002, 2006, Россия милли командасы составында), Кремль Кубогы (2007, парлы разрядта) иясе. «Елның иң яхшы яңа спортчысы» теннисчы-профессионаллар ассоциациясе призы лауреаты (2000), «US Open» рейтингында 1 нче урында. «Рус Кубогы» бүләге иясе (1998, 2004).

1996 елдан Россия җыелма командасында, 1997–2009 елдан профессиональ теннисчы. РФ Дәүләт Думасы депутаты (2011– 2017).

Бүләкләре

Почет, Дуслык орденнары белән бүләкләнә.

Монте-Карло (Монако) шәһәрендә яши.