Эчтәлек

Эчтәлеге белән «авантюр» әдәбиятка, детектив, фәнни фантастика, юлъязмага (сәяхәтнамәгә) якын. Татар әдәбиятында маҗаралы әдәбият урта гасырларда формалаша башлый.

Котбның «Хөсрәү вә Ширин», Сәйф Сараиның «Сөһәйл вә Гөлдерсен», Сәйядинең «Дастаны Бабахан» дастан-поэмаларын маҗаралы мәхәббәт поэмалары рәтенә кертәләр. Урта гасырлар әдәби традицияләре XIX йөздә дә дәвам итә: К.Насыйриның «Кырык вәзир кыйссасы», «Әфсанәи Гөлрөх вә Камәрҗан», Ф.Халидинең «Әсфе сәхәр вә сәхәр, ягъни мең дә бер сәхәр», «Әлфе ләйлә вә ләйлә», Г.Фәезхановның «Тутыйнамә», Ш.Рәхмәтуллинның «Кылаф берлә Диләрә», «Кылаф берлә Турандык», «Малик», «Сәйфелмөлек» һ.б. күп кенә әсәрләр укучыга Шәрекъ илләре, мәхәббәт маҗаралары, каһарманлык, тәхет өчен көрәш турында сөйли. Вакытлар узу белән, маҗаралы әдәбият формасы үзгәрә төшә. XVIII йөздә сәяхәтнамә жанры һәм аның бер төре — хаҗнамә формалаша башлый. Билгесез авторның «Исмәгыйль агай сәяхәтнамәсе», Гали Чокрыйның «Хаҗнамә»се, Ф.Кәримнең «Рихләт әл-Мәрҗани»е, «Ауропа сәяхәтнамәсе», С.Максудиның «Ан­глиягә сәяхәт»е һ.б. ерак җирләр, башка халыкларның тормышы һәм көнкүреше турында сөйли. Маҗаралы әдәбиятның бу төре татар әдәбиятының дидактик традицияләрен дәвам итә. XX йөз ахыры прозаиклары М.Юныс («Юлда уйланулар», «Җиде могҗиза»), М.Мәһдиев («Җир йөзендә алты кыйтга»), Т.Әйди («Оҗмах утравы», «Кардәшләр кочагында») һ.б.ның юлъязмаларында сәнгати һәм документаль, лирик һәм аналитик башлангычлар берләшә.

XIX йөзнең 2 нче яртысында маҗаралы әдәбиятның яңа — детектив төре барлыкка килә. З.Бигиевнең «Өлүф, яки Гүзәл кыз Хәдичә» романы татар әдәбиятында беренче детектив әсәр санала.

1920–1930 елларда яхшы белән яман арасындагы конфликт сыйныфлар каршылыгы (Г.Ибраһимовның «Тирән тамырлар» романы) кысаларында карала торган совет детективының аерым бер төре оеша; тора-бара ул өстенлек итүче идеологик юнәлеш басымында социаль һәм антисоциаль конфликтка әверелә (А.Расихның «Бәхет орлыклары», «Урланган хәзинә»). Сугыштан соңгы еллар татар әдәбиятында Р.Ишморатова («Милиция лейтенанты», «Тормыш дәвам итә»), Т.Әйди («Боҗра» детектив повесте, «Елан угы», «Иблискә ришвәт» маҗаралы романнары) һ.б.ның әсәрләре таныла. М.Насыйбуллин («Телсез шаһитлар», «Яшерен касса», «Капкын»), Ф.Галиев («Урман йорты серләре», «Өрәк эзеннән», «Следователь Сомов хикәяләре»), Р.Сәгъдинең («Каргыш») психологик әсәрләрендә «милиция» детективы традицияләре социаль-әхлакый проблемалар белән үрелеп бара. З.Фәтхетдинов иҗатына («Гомергә тиң сер» — «Тайна стоит жизни», «Унынчы мәет» — «Десятый мертвец», «Кыйммәтле шартнамә» — «Ценный договор») тарихи ретроспекция хас. Социаль, психол., әхлакый мәсьәләләр күтәрелгән детектив әсәрләр сериясен М.Маликова иҗат итә («Хөкем», «Августның беренче кичендә», «Утлар моңы», «Югалган якутлар», «Чәчкә балы» повестьлары, «Өермә» романы).

Маҗаралы әдәбиятның тагын бер тармагы — фәнни фантастиканың барлыкка килүе XX йөз башына карый (Ф.Әмирхан, «Фәтхулла хәзрәт»). Бөек Ватан сугышы елларында әлеге жанр Г.Кутуй әсәрләрендә чагылыш таба («Рөстәм маҗаралары»). 1960–1970 елларда А.Тимергалинның уйлап чыгарылган галәмнәр турындагы хикәяләр һәм повестьлар җыентыклары («Пәһлеван кабере», «Космостан кунаклар»), 1990 елларда реалистик хикәяләүгә мистика элементлары килеп кергән романтик фантастика әсәрләре (Ф.Латыйфиның Р.Якушев белән берлектә язылган «Тамга», «Игезәкләр», «Соңгы кисәтү» повестьлары) басылып чыга.

Хәзерге көндә маҗаралы әдәбият детектив, «фэнтези» (Г.Гыйльманов, «Албастылар», «Оча торган кешеләр»), авантюр-маҗаралы повесть (Н.Гыйматдинова, «Елан»), «хатын-кыз романнары» (М.Маликова, «Шәфкать», «Фидая»), әдәби әкиятләр (Р.Батулла, «Елантау»), «массачыл әдәбият»ка якыная. XX–XXI йөзләр киселешендә маҗара җирлеге бүгенге заман кешесенә (Н.Гыйматдинованың «Таң ата да, кич була», «Аргы якта, бирге якта» повестьлары), хәзерге вазгыятькә (Ф.Латыйфиның «Бәйсез этләрне атарга» повесте) тәнкыйди карашны кискенләштерү һәм уен алымын (З.Хәкимнең «Агымсуда ни булмас...» романы) көчәйтү, шулай ук «автор үлеме» концепциясен куллану өчен (Т.Миңнуллинның «Минһаҗ маҗаралары» романы; А.Фәлахнең «Татлы газап» повесте) файдаланыла.

Әдәбият  

Бәширов Ф.К. ХХ йөз башы татар прозасы. К., 2002;

История татарской литературы Нового времени (XIX — начало XX века). К., 2003.

Автор — Д.Ф.Заһидуллина