Биографиясе

1912 елның 18 гыйнвары, Вятка губернасы Малмыж өязе, хәзерге Балтач районы Куныр авылы – 1975 елның 18 октябре, Куныр авылы.

Кече лейтенантлар (1938), Команда составын камилләштерү (1943) курсларын, Югары офицерлар бронетанк мәктәбен (1947) тәмамлый.

Сугышка кадәр колхозда эшли.

1934 елдан Кызыл Армия сафларында. Совет-фин сугышында катнаша, 128 нче танкка каршы дивизион батарея командиры (7 нче армиянең 86 нчы мотоукчылар дивизиясе).

Төньяк-Көнчыгыш фронт гаскәрләре составында 1940 елның 3–9 мартында Виипури шәһәре (хәзер Выборг шәһәре) өчен барган сугышта батырлык күрсәтә. Кече лейтенант Ибраһимов җитәкчелегендәге батарея Вилайоки авылы янында, дошманның ут нокталарын бастырып, пехотаның уңышлы һөҗүменә булышлык итә. Аннан соң Фин култыгы бозы аша дошманның Виипури янында ныгытылган районы тылына чыга һәм аны яулаганда пехотага артиллерия уты белән ярдәм итә.

Бөек Ватан сугышында үзйөрешле артиллерия полкы командиры урынбасары.

Сугыштан соң Совет Армиясендә командирлык вазифаларын дәвам итә.

1954 елдан запаска җибәрелә, Казан шәһәрендә яши.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият             

Батырлар китабы – Книга Героев. К., 2000;

Бои в Финляндии. М., 1941. Ч. 2;

Ханин Л. Герои Советского Союза – сыны Татарии. К., 1963;

Герои Советского Союза – наши земляки. К., 1984. Кн. 2.

Автор — М.З.Хәбибуллин