Биографиясе

1898 елның 30 июне, Пермь шәһәре – 1954 елның 9 декабре, Казан.

1918 елдан Кызыл Армиядә. 1940 елдан Урал хәрби округы хәрби комиссары.

Бөек Ватан сугышында 3 нче Белоруссия фронты 11 нче гвардия армиясенең тыл башлыгы.

1946 елдан Ленинград хәрби округының 10 нчы гвардия армиясе тыл башлыгы.

1948 елда 24 нче гвардия укчы корпус командиры урынбасары.

1949 елда 38 нче армиянең тыл башлыгы.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.