- РУС
- ТАТ
Казаннан чыкканда Арча кыры юлындагы Варвара чиркәве янәшәсендә, ермак аша салынган, хәрби каравыл сагындагы таш күпер
1806 елда архитектор Я.М.Шелковников тарафыннан рус классицизмы стилендә төзелә.
Шәһәрдән Себергә илтүче Арча юлы өстендәге бер торыклы аркалы күперне хәтерләтә. Биредән Себер тракты – хөкем ителгәннәрнең сөрген һәм каторга юлы башланган. Парлы колонналар һәм шома фронтонлы, ике кыеклы биек түбәле корылма ионик ордерлы ике сигез кырлы колонна белән капланган. Портиклар күпернең ике ягына үтәли уемлы, турыпочмаклы пьедесталга урнаштырылган. Күпернең терәк диварлары һәм пьедесталлары пилястралар һәм кытыршы ташлар белән ныгытылган. Портикларның ян-якларындагы колонналар арасында һәм парапетларда зур пирамидаль тумбалар куелган.
Портикларны 1841 елда алалар.
1892 елда, тузу сәбәпле, күперне сүтәләр, ермакны күмәләр.
Турнерелли Э.П. Собрание видов города Казани, рисованные с натуры. СПб., 1839.
Казань в памятниках истории и культуры. Казань, 1982.
Автор – Х.Г.Надыйрова
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.