Уфа губернасы ХКС каршындагы Эчке Россия мөселман эшләре комиссариаты органы.

Элеккеге исеме — «Эшче, солдат һәм крәстиян депутатлары советларының Уфа вилаять инкыйлабы комитеты депутатлары һәм Мөселман хәрби шурасы мөхбире».

Чыгу урыны һәм вакыты

Уфа шәһәрендә 1918 елның 24 гыйнварыннан 3 июленә кадәр татар телендә 68 саны нәшер ителә.

Мөхәррире — Г.С.Баембәтов.

Оештыручылары А.Хәбиби һәм Б.Нәриманов Оренбургка китү сәбәпле, «Алга» газетасы Уфада чыгудан туктагач басыла башлый.

«Көрәш»тә сул эсерлар актив хезмәттәшлек итә.

Төп бүлекләре: «Үзәк хөкүмәт эшчәнлеге», «Җирле идарә эшчәнлеге», «Россия буйлап», «Губерна буйлап», «Уфа тормышы», «Хәрби күзәтү».

Актив авторлары — Ф.Әхмәтов, Г.Дәүләтшин, С.Шәрәфетдинов.

Юнәлеше

Газета 1918 елның 12 гыйнварында Советларның 3 нче Бөтенроссия съездында кабул ителгән Хезмәт ияләре һәм изелүче халык хокуклары декларациясен пропагандалый. Ул Идел-Урал һәм Себер төрки-татар крәстияннәрен, эшче һәм солдатларны «Бөтен власть Советларга!» лозунгы астына берләштерүне үзенең максаты итеп куя. Ярлы һәм аз җирле крәстияннәрне, җирне социальләштерү нигезендә игенчелек ширкәтләре һәм берлекләре оештырырга чакыра. Аерым язмаларны Мәскәүдә чыгучы «Чулпан» газетасыннан күчереп бастыра. Совет хөкүмәте, Милләтләр эше буенча халык комиссариаты һәм милли сәясәтне тормышка ашыру буенча Үзәк мөселман комиссариаты эшчәнлекләрен яктырта.

Газетада 1918 елның 22 мартындагы Татар-Башкорт Республикасы турындагы Милләтләр эше буенча халык комиссариаты нигезләмәсе һәм аңа карата уңай бәяләмәләр басыла. 1918 елның маенда Мәскәүдә узган Татар-Башкорт Республикасы Советларының Учредительләр съездын чакыру буенча киңәшмә карарлары җентекләп яктыртыла.

Әдәбият

Рәмиев И. Вакытлы татар матбугаты (Альбом). 1905–1925. Казан, 1926;

Образование Башкирской АССР. Уфа, 1959;

Нуруллина Р.М. Становление партийно-советской печати на татарском языке (1917–1925). Казань, 1978;

Татар энциклопедиясе. Казан, 2012. Т.3;

Татарская периодическая печать: Научно-энциклопедическое издание. Казань, 2017.

Автор – Т.М.Насыйров