Тарихы

Казан ханлыгы чорыннан мәгълүм.

XVIII йөз – XIX йөзнең беренче яртысында халкы дәүләт крәстияннәре катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыле – игенчелек һәм терлекчелек.

1859 елгы мәгълүматлар буенча, авылда мәчет була.

XX йөз башында авылда 2 мәчет, мәктәп (сәүдәгәр Апанаевлар акчасына төзелә һәм тотыла), 7 вак-төякләр кибете эшли.

Бу чорда авыл җәмәгатенең имана җире 557 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр Казан губернасының Лаеш өязе Саралан волостена керә. 1920 елдан ТАССРның Лаеш кантонында. 1927 елның 14 февраленнән – Лаеш, 1963 елның 1 февраленнән – Питрәч, 1965 елның 12 гыйнварыннан Лаеш районында.

Хәзер Атабай авыл җирлеге үзәге.

1952–1953 елларда авыл составына Епанчино торак пункты керә.

Хуҗалык итү рәвеше

1927 елда (башка мәгълүматлар буенча, 1929 елда) “Камский” колхозы оештырыла, 1957 елда – “Комсомольский” совхозы (Рус Сараланы поселогы, Дятлово, Макаровка, Тамгачы, Астраханка, Күнтәч, Нармонка, Рождествено, Сапуголи, Сиңгел, Татар Сараланы, Ташкирмән, Тетеево авыллары) составына керә.

1968 елда мөстәкыйль “Атабай” кошчылык совхозына аерылып чыга. 2002 елга кадәр (башка мәгълүматлар буенча, 2005 елга кадәр) “Атабай” кошчылык хуҗалыгы”, хәзер “Атабай” агрофирмасы” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Мәгариф һәм мәдәният

1932 елда иске мәчет бинасында дүрт еллык башлангыч мәктәп ачыла, 1938 елда – җидееллык (1952 елда яңа агач бина төзелә, 1959 елда – күрше авыллардан килеп укучылар өчен интернат), 1961 елда – сигезьеллык (1963 елда кичке мәктәп ачыла), 1979 елда урта мәктәп итеп үзгәртелә.

2017 елдан РФ Герое М.Р.Әхмәтшин исемен йөртә (аның әти-әнисе Атабай авылында туганнар), мәктәп янында аның бюсты куелган.

Авылда китапханә (1932 елда, башта кулак С.Яруллин йортында урнаша, хәзер клуб бинасында), “Чишмәкәй” балалар йорты (1960 елдан), клуб (1984 елдан), фельдшер-акушерлык пункты (1956 елдан, 2016 елдан яңа бинада), мәчет (1997 елдан) бар.

2017 елда М.Р.Әхмәтшин исемендәге сквер ачыла.

Клуб каршында музей почмагы (1992 елдан, нигез салучы – Ф.Х.Исхаков, оештыручысы – Ф.Ф.Билалова), “Бибинур” фольклор ансамбле (1982 елдан, 1984 елдан “халык” исемен ала, оештыручысы – Ф.Ф.Билалова), татар хоры, “Чакма ташы” театр коллективы (1982 елдан) эшли.

Авыл тирәсендә археология истәлекләре табыла: I Атабай туктаулыгы (неолит дәвере, Казан яны культурасы), II, III, IV, VI, VII, IX, X, XI, XII Атабай туктаулыклары (Казан яны культурасы), V Атабай туктаулыгы (Казан яны культурасының Маклашеевка этабы), VIII Атабай туктаулыгы (мезолит дәвере, Казан яны культурасы), I Атабай табылдыгы (неолит – бронза дәвере, Ананьино культурасы), II Атабай табылдыгы (Ананьино культурасы), III Атабай табылдыклары (Алтын Урда чоры Болгар истәлеге), II һәм III Түбән Кордон табылдыгы (бронзаның соңгы чоры дәвере), I, II, III Атабай табылдыклары (Казан яны культурасы).

Авыл янында табигать истәлекләре урнашкан – Идел-Кама дәүләт табигать биосфера тыюлыгы (Саралан участогы) һәм Кама елгасы тамагы – өч елганың кушылган урыны (Идел, Кама, Мишә).

Күренекле кешеләре

Р.К.Абдрахманов (1951 елда туган) – авыл хуҗалыгы җитештерүен механикалаштыру өлкәсендә галим, техник фәннәр докторы, профессор, ТРның атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы;

К.Ю.Нигъмәтҗанов (1940–2009) – филолог, педагог, ТАССР ның атказанган мәдәният хезмәткәре, РФ нең атказанган укытучысы;

И.Я.Якупов (1923 – якынча, 2015–2017 елларда) – ТАССР ның атказанган артисты.

Халык саны

1782 елда – 60 ир-ат;
1859 елда – 586,
1897 елда – 794,
1908 елда – 904,
1920 елда – 1032,
1926 елда – 1183,
1938 елда – 1186,
1949 елда – 911,
1970 елда – 902,
1979 елда – 768,
1989 елда – 694,
2002 елда – 581,
2010 елда – 515,
2017 елда – 487 кеше (татарлар – 98%, руслар – 2%).