Биографиясе

1924 елның 20 июне, Тәтеш шәһәре — 2007 елның 15 октябре, Дүшәмбе шәһәре, Таҗикстан Республикасы.

Кече лейтенантлар курсларын (1943), В.И.Ленин исемендәге Хәрби-сәяси академияне (Мәскәү, 1956) тәмамлый.

1941 елның 22 июненнән Кызыл Армиядә. 1941 елның октябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, взвод командиры, 38 нче гвардия укчы полкның разведка ротасы командиры (57 нче армиянең 14 нче гвардия укчы дивизиясе). Көнбатыш, Сталинград, Дала һәм Воронеж фронтлары составында Мәскәү (1941–1942) һәм Сталинград (1942–1943) сугышларында, Белгород-Харьков һөҗүм операциясендә (1943) катнаша.

1943 елның 24 сентябрендә Пушкарёвка авылы янында (хәзер Верхнеднепровск шәһәре эчендә) Днепр елгасын кичеп чыкканда батырлык күрсәтә. Елганың уң ярында плацдармны яулауда катнаша, ике тәүлек дәвамында Ханжин җитәкчелегендәге разведчиклар взводы, полкның төп көчләре килеп җиткәнче чик сызыгын саклый.

Сугыштан соң Совет армиясендә хезмәтен дәвам итә. 1950–1952 елларда 201 нче тау-укчы дивизиянең сәяси бүлек башлыгы ярдәмчесе.

1956–1963 елларда мотоукчы полк командиры урынбасары.

1963–1971 елларда хәрби частьнең сәяси бүлеге башлыгы.

1971 елдан запаста, проектлау институтында (Дүшәмбе) инженер булып эшли.

Бүләкләре

Ленин ордены, ике 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, Таҗикстан Республикасының «Шәрәф» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы - Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин