Биографиясе

1910 елның 25 декабре (1911 елның 7 гыйнвары), Казан – 1972 елның 24 апреле, шунда ук.

Татар сәнгать техникумының театр бүлеген тәмамлый (1934 ел).

1934–1937 елларда Татар эшче театры труппасында, 1937 елдан Татар академия театры актёры.

Бөек Ватан сугышы елларында Төньяк-Көнбатыш фронтта концерт бригадаларында чыгышлар ясый.

Иҗаты

Сәхнә эшчәнлегендә агитацион театр алымнарын киң кулланучы Татар эшче театры сәхнәсендә импровизация осталыгына, тамаша залы белән ике арада иркен элемтә урнаштырырга, образ тудырганда сүрәтләү чараларыннан кыю файдаланырга өйрәнә.

Соңыннан аңа бу осталыгы Татар академия театры сәхнәсендә Хәлил («Галиябану», М.Фәйзи), Нургали («Ташкыннар», Т.Гыйззәт), Галим («Шәмсекамәр», М.Әблиев), Хөсәен («Кушнарат», К.Насыйри), Әхмәди («Серләр», А.Әхмәт), Хәйри («Тормыш җыры», М.Әмир), Хаммат («Хуҗа Насретдин», Н.Исәнбәт) кебек рольләрне башкарганда ярдәм итә.

К.Тинчуринның «Американ», «Йосыф белән Зөләйха», «Казан сөлгесе», «Зәңгәр шәл», «Беренче чәчәкләр» комедия һәм драмаларындагы И.Н.Гафуров тарафыннан иҗат ителгән Сәхибгәрәй, Йосыф, Әптери, Шәкерт, Хәмит образларында актёр төрле пландагы сәләтен, йомшак комизмнан үткен сатирага күчә алу мөмкинлеген күрсәтә.

Ә.Фәйзинең «Тукай» пьесасы буенча куелган спектакльдә (1939 ел), Тукай образын беренче булып башкаручы буларак, И.Н.Гафуров халык шагыйренең канатлы романтик образын тудыра, аның халык белән табигый бәйләнешен ачып бирә.

У.Шекспирның «Король Лир» трагедиясендәге Шут ролендә «актёр ...явызлык һәм комсызлыкның дошманы булган кешенең дәртле йөрәгендә, кайнар, кыю акылында ачу кабынуын бирә алды», – дип яза 1957 елда Мәскәүдә үткәрелгән Татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы көннәрендә «Советская культура» газетасы.

«Почёт билгесе» ордены белән бүләкләнә.

Автор – Д.Ә.Гыймранова