Тарихы

1659 елдан мәгълүм. XVIII–XIX йөзләрдә Куюки исеме белән дә искә алына.

1860 елларга кадәр халкы дәүләт крестьяннары катлавына керә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек, шулай ук тимерчелек, киез-киез итек басу тарала.

1650 елларда беренче мәчет төзелә (1743 елда җимерелә), XVIII йөз ахырында яңадан корыла; икенче мәчет 1862 елда салына, 1910 елда яңа урынга күчерелә.

XX йөз башында 2 мәчет, 2 мәктәп, 5 тегермән, тимерчелек, 3 ярма яргыч, 2 йон тетү, 8 вак-төякләр кибете эшли.

Авыл җәмәгатенең имана җире 4457,3 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Казан губернасының Спас өязе Николо-Пичкас волостена керә.

1920 елдан – ТАССРның Спас кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Спас (1935 елның 1 апреленнән – 1991 елның 4 октябренә кадәр Куйбышев) районында.

Хәзер – Бураково авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1931 елда авылда Будённый исем. колхоз оештырыла. 1957 елда “Маяк” колхозы итеп үзгәртелә, 1960 елдан – “Пичкасский” совхозы бүлекчәсе (үзәк утары – Бураково авылы), 1989 елдан – авыл А.Алиш исем. совхозның үзәк утары, 1997 елдан А.Алиш исем. авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, аның җирлегендә “Авангард” акционерлык җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

Авылда тулы булмаган урта мәктәп эшли (2016 елдан Бураково урта мәктәбе филиалы, 1990 елда яңа бина төзелә).

Клуб (1995 елда яңа бина салына), китапханә (1937 елда, хәзер клуб бинасында), мәчет (1996 елдан) бар.

1973 елда китапханәдә авылда туып-үскән язучы А.Алишка багышланган музей бүлмәсе ачыла. 2001 елда авылда аңа бюст куела, 2018 елда бронзага алыштырыла.

Авыл янында археология истәлекләре:

  • Көек авыллыгы (Имәнкискә культурасы, болгар чоры);
  • Көек I авыллыгы, “Чувашские мазарки” (монголларга кадәрге болгар чоры) табыла.

Күренекле кешеләре

А.Г.Алиш (1908–1944) – язучы, Бөек Ватан сугышында катнаша. 1 дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры;

И.И.Ибәтуллин (1946 елда туган) – авыл хуҗалыгы терлекләрен тукландыру белгече, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы;

Ә.Х.Хәсәнов (1935 елда туган) – журналист, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Халык саны

1716 елда – 265,
1762 елда – 329,
1782 елда – 166 ир-ат;
1795 елда – 515,
1859 елда – 1015,
1897 елда – 1828,
1908 елда – 1855,
1920 елда – 2087,
1926 елда – 1480,
1938 елда – 1364,
1949 елда – 999,
1958 елда – 751,
1976 елда – 708,
1979 елда – 506,
1989 елда – 384,
2002 елда – 332,
2010 елда – 312,
2021 елда – 203 кеше (татарлар – 98%, руслар – 2%).