Биографиясе

1941 елның 27 ноябре, Чүпрәле районы Иске Шәйморза авылы — 2020 елның 9 декабре, Казан.

1969 елда Казан ветеринария институтын тәмамлаганнан соң, шунда ук эшкә калдырыла.

1983 елдан Бөтенроссия фәнни-тикшеренү ветеринария институтында, биопрепаратларны тикшерү һәм стандартизацияләү секторы мөдире (1998 елдан).

Фәнни эшчәнлеге

Хезмәтләре яшь терлекләрдә респиратор һәм ашказаны-эчәк авырулары, мөгезле эре терлекләрдә некробактериоз, бозауларда сальмонеллёз очракларында куллану өчен нәтиҗәле химик дәвалау препаратлары уйлап табуга карый.

Авыл хуҗалыгы терлекләрен йогышлы авырулардан (листериоз, некробактериоз, сальмонеллёз, гадәти дуңгыз чумасы) дәвалау өчен Макаев уйлап тапкан вакциналар хуҗалыкларда киң кулланыла. Терлекләрдәге йогышлы авыруларны дәвалау һәм кисәтү максатыннан ул эшләгән 25 рекомендация һәм норматив-техник документ ветеринария өлкәсендә гамәлгә кертелә.

Уйлап табуга 2 авторлык таныклыгы һәм 4 патенты бар.

Хезмәтләре             

К вопросу специфической профилактики листериоза свиней // Ветеринария. 1974. № 10;

Динамика иммуноморфологических изменений у поросят после аэрозольной иммунизации вакциной из штамма листерий АУФ // Ветеринария. 1984. № 7;

Принципы лабораторной диагностики некробактериоза // Ветеринарный врач. 2010. № 3.

Әдәбият            

Казанская государственная академия ветеринарной медицины (1873–2006 гг.): Биогр. словарь учёных. К., 2006.