Тарихы

1881 елда нигезләнә. Бу чорда халкының төп шөгыльләре – игенчелек һәм терлекчелек.

XX йөз башында авылда мәчет, мәктәп, тимерчелек, икмәк саклау-сату кибете, 2 бакалея кибете эшли. Авыл җәмәгатенең имана җире 2453,1 дисәтинә тәшкил итә.

Административ-территориаль буйсынуы

1920 елга кадәр авыл Уфа губернасының Минзәлә өязе Әхмәт волостена керә. 1920 елдан – ТАССРның Минзәлә, 1921 елдан – Чаллы кантонында. 1930 елның 10 августыннан – Чаллы (1976 елның 20 апреленнән – Тукай) районында.

Хәзер – Мусабай-Завод авыл җирлегендә.

Хуҗалык итү рәвеше

1930 елда Крупская исемендәге колхоз оештырыла. 1958 елда «Марс» колхозына (үзәк утары – Мусабай-Завод авылы) керә. 1959 елдан хуҗалык М.Җәлил исемендәге колхоз дип атала (үзәк утары – Мусабай-Завод авылы). 1996 елдан авылда – М.Җәлил исемендәге авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативы, 2007 елдан «Агросила-Групп» акционерлык җәмгыяте эшли.

Халкы башлыча үсемлекчелек һәм ит-сөт терлекчелеге белән шөгыльләнә.

Мәгариф һәм мәдәният

2011 елга кадәр башлангыч мәктәп эшли.

Авылда клуб (2016 елдан – яңа бинада), китапханә (2016 елдан), фельдшер-акушерлык пункты, мәчет (1992 елдан) бар.

Халык саны

1897 елда – 609,
1920 елда – 907,
1926 елда – 601,
1938 елда – 668,
1949 елда – 428,
1958 елда – 368,
1970 елда – 350,
1979 елда – 295,
1989 елда – 205,
2002 елда – 200,
2010 елда – 200,
2020 елда – 194 кеше (татарлар).