Биографиясе

1892 елның 14 (26) ноябре, хәзерге Казакъстан Республикасы, Тургай өлкәсе Кустанай шәһәре, башка мәгълүматлар буенча, Акмулла өлкәсе Акмулла шәһәре – 1913 елның 7 (20) августы, Оренбург губернасы Троицк шәһәре.

Татар һәм казакъ телләрендә язган.

«Рәсүлия» мәдрәсәсендә (Троицк) белем ала.

1911–1913 елларда беренче казакъ журналы «Айкап»та (1911–1916 елларда Троицк шәһәрендә нәшер ителә) җаваплы сәркәтип, төрле оештыру эшләрен алып баручы.

«Шура», «Айкап», «Кармак» журналларында, «Идел» газетасында «Чала татары», «Кара туры егет» псевдонимнары белән чыгышлар ясый.

Мәкалә һәм фельетоннарында казакъ халкының артта калганлыгы турында яза, аны укыту-агарту зарурлыгын яклап чыга.

Иҗаты

Казакъ телендә чыккан «Яшьлек җимешләре» («Жастық жимiстерi», 1912 ел) исемле шигъри җыентык авторы.

Руханиларга каршы юнәлтелгән, татар телендә язылган «Май мәсьәләсе, яхуд Аңгыра мулла» (Троицк, 1913 ел) пьесасы башта Кустанай шәһәренең һәвәскәр театры сәхнәсендә, соңыннан һәвәскәр труппалар тарафыннан Уфа, Троицк шәһәрләрендә уйнала.

Г.Тукай, Абай шигырьләренә назыйрә яза.

Татар, рус һәм Европа язучылары әсәрләрен (мәсәлән, Тукайның «Сөткә төшкән тычкан» мәсәлен, Байронның «Шильон мәхбүсе» поэмасын) казакъ теленә тәрҗемә итә.

Әдәбият

Гафифи С. Шагыйрь Әкрәм Галимовның вафаты // Шура. 1913. № 17;

Иннә лилләһи вә иннә иләйһи рәҗигун // Акмулла. 1913. № 28;

Мәхмүтов Һ., Илялова И., Гыйззәт Б. Октябрьгә кадәрге татар театры. Казан, 1988;

Рәми И.Г., Даутов Р.Н. Әдәби сүзлек. Казан, 2001;

Исмаилов Е.К. К вопросу казахско-татарских литературных связей // В поисках нового. Алма-Ата, 1967;

Искаков Б. Этапы развития казахско-татарских литературных связей // Казахская литература и её интернациональные связи. Алма-Ата, 1973.

Автор – А.М.Ахунов.