Биографиясе

1934 елның 12 сентябре, Үзбәкстан ССР, Ташкент шәһәре – 2022 елның 5 марты, Мәскәү өлкәсенең Фрязино шәһәре.

1963 елда Ташкент консерваториясен композиция буенча (Б.И.Зейдман классы) тәмамлый, 1968–1973 елларда шунда укыта.

1964–1965 елларда Үзбәкстан ССРның Телевидение һәм радиотапшырулар дәүләт комитеты эстрада-симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе.

1969–1970 елларда Үзбәк филармониясе эстрада оркестрының сәнгать җитәкчесе, 1973–1976 елларда «Үзбәкконцерт» һәм «Үзбәкдәүләтэстрада»ның сәнгать җитәкчесе.

1971 елдан Үзбәкстан ССР Композиторлар берлеге идарәсенең җаваплы сәркәтибе, 1975–1981 елларда – рәисе. 1981 елдан Үзбәкстан ССР Мәдәният министрлыгының музыкаль театрлар идарәсе башлыгы. 1968 елдан башлап, СССРда танылган джаз фестивальләрен оештыра һәм дирижер буларак үзе дә катнаша.

1978–1988 елларда Үзбәкстан ССР Югары Советы депутаты.

Үзбәкстанның Ленин комсомолы бүләге лауреаты (1970).

Төп әсәрләре

Үзбәкстан ССРның 40 еллыгына багышланган симфония (1963); «Генерал Сабир Рәхимов истәлегенә» (1960), «Эрҗигитов истәлегенә» (1975) симфоник поэмалары; кыллы квартетлар (1963, 1966); соната (1965); «Ялкынлы җыр» («Пламенная песня», 1971) балеты; «Хуҗа Насретдин» (1981) опереттасы; «Айгөл бүләкләре» («Подарки феи Ойгуль», 1976), «Гаҗәеп дойра» («Чудесная дойра», 1980) мюзикллары. Рус (башлыча, О.Гаджикасыймов сүзләренә) һәм үзбәк телләрендә В.Ободзинский, Л.Лещенко, «Ялла» үзбәк ансамбле һ.б. башкарган

50 дән артык җыр; Үзбәкстан һәм Россия киностудияләрендә (башлыча, режиссер Л.Фәйзиев тарафыннан) төшерелгән «Күз ачылу» («Прозрение», 1964), «Шомланулар чоры» («Возраст тревог», 1966), «Билгеләнмәгән матч» («Некалендарный матч», 1972), «Алтын сарык йоны» («Золотое руно», 1981), «XX йөз динозаврлары» («Динозавры XX века», 1990), «Яр» (1991), «Барысы өчен дә түләргә кирәк» («За всё надо платить», 1993), «Алпамыш» (2000) фильмнарына, телефильмнарга һәм үзбәк театрлары спектакльләренә музыка авторы.