Биографиясе

1915 елның 29 декабре, Архангельск шәһәре — 1991 елның 14 сентябре, Мәскәү.

Ленинград электротехник институтын тәмамлаганнан соң (1941), Мәскәүдә хәрби заводта эшли.

1943 елдан дәүләт куркынычсызлыгы органнарында. 1940 нчы елларның 2 нче яртысыннан Азия, Якын Көнчыгыш, Көнбатыш Европа илләрендә һәм АКШ та разведка эшендә. Яңа һөҗүм итү коралы үрнәкләре, атом-төш коралы булмаган илләрдә атом технологиясе үсеше, Азия-Тын океан Советын (АЗПАК, Сеул,1966) төзү планнары турында мәгълүматлар туплауга мөнәсәбәтле «Боулинг» операциясен эшләүдә катнаша.

Бүләкләре

Кызыл Байрак, Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнә.

Әдәбият

Мустафин Р. Татарский Зорге // Татарстан. 2009. № 12.

Автор — Г.Н.Булатова