Биографиясе

1894 ел, Казан губернасы, Казан өязе Әлдермеш авылы — 1943 елның 7 мае Оренбург шәһәре.

Беренче бөтендөнья һәм Гражданнар сугышларында катнаша.

1918–1919 елларда полк советы рәисе, А.Гинцбург исемендәге Казан җыелма полкы комиссары, Фирганә фронтының РВС әгъзасы.

Атаман А.И. Дутов армиясенә, чит ил интервентларына, Урта Азиядә хәрби берләшмәләргә каршы сугыша.

1920–1931 елларда Төркестан хәрби округында төрле командирлык вазифаларын башкара. 1932–1938 елларда 1 нче Казан дивизиясенең штаб башлыгы урынбасары, 1938–1939 елларда ТАССР хәрби комиссары, 1939–1941 елларда Идел буе хәрби округының туплау бүлеге башлыгы (Куйбышев шәһәре).

Сталинград янында сугышкан (1942–1943) 21 нче армияне туплауда актив катнаша.

БАССР хәрби комиссары (1942 елдан).

Бүләкләре

Кызыл Байрак, Төркестан АССРның Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнә.

Автор — Ф.Г.Миңнеханов