Иске Казан тарих-мәдәният һәм табигать музей-саклаулыгы составына керә.

Фәнни тикшерү

Рус Урматы истәлекләрен тикшерү XVIII йөзнең икенче яртысыннан алып барыла: Н.П.Рычков (1770 ел), И.Г.Георги (1773 ел), М.С.Рыбушкин, Е.А.Малов, В.Л.Борисов, И.Н.Смирнов (XIX йөз – XX йөз башы), И.Н.Бороздин (1928 ел), Н.Ф.Калинин (1945 ел, 1951 елларда – археологик разведка казулары, 1956–1957 елларда – археологик казулар), Ә.Г.Мөхәммәдиев (1976 ел), Р.Г.Фәхретдинов (Казансу елгасы бассейнына тулы археологик разведка, шул исәптән 1969 елда, 1976 елда, 1977 елда Иске Казанның тирә-ягына; 1983 елда – археологик казулар) һ.б.

Тасвирлама

Авыллык Идел буе Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгының эре торулыкларыннан берсе була, шәһәрнең (ихтимал, Камай шәһәрлегенең) сәүдә-һөнәрчелек бистәсен тәшкил итә.

Рус Урматының гомуми мәйданы 1,24 млн кв.м. Шәһәрлектән аермалы буларак, оборона ныгытмалары куелмый. Авыллык территориясендә торак һәм хуҗалык корылмалары (чүлмәк ясау һәм һөнәрчелек остаханәләре һ.б.) калдыклары ачыклана, эпиграфик истәлекләр, тимер һәм бакыр көнкүреш предметлары, хезмәт һәм сугыш кораллары, зәркән эшләнмәләр, көмеш һәм бакыр тәңкәләр һ.б. табыла.

Археологик табылдыклар арасында иң зур күпчелекне әвәләп ясау һәм чүлмәк ясау түгәрәгендә эшләнгән балчык савытлар тәшкил итә (бер тимерче учагы янында гына да 10 меңнән артык керамика калдыклары булуы ачыклана), авыллыкның көньяк өлешендә – XII йөз ахырына – XIII йөз башына караган керамика, төньяк өлешендә, шәһәрлеккә якынрагында, Алтын Урда чорына нисбәтле эшләнмәләр өстенлек итә (шулай ук ялтыравык керамиканы яндыру өчен ясалган учак урыны табыла, бу исә Урта Идел буеның төньяк районнары өчен техник яңалык булып тора).

Археологик табылдыклар арасында нумизматик материал аеруча кызыксыну уята: хәлиф Насыйрлетдин исеменнән 1180 елларда сугылган тәңкәләр, 1280 еллар Җүчиләр акчалары, Алтын Урда ханы Җанибәк дирһәме.

1951 елда Рус Урматы территориясендә, калын җир катламы астында, архаик формадагы (үлчәмнәре 145×35×15 см) эпиграфик истәлек – хәзерге көнгә кадәр сакланып калган иң борынгы болгар кабер ташы табыла. Ташның язулары (эпитафия), җирләү датасыннан (1284 ел, һиҗри белән 680 ел) кала, начар сакланган (мәетнең исеме дә юк).

Кабер ташы белән янәшәдә язулары сакланмаган тагын бер таш була. Алар янында тагын шактый гына кабер ташлары кисәкләре булуы ачыклана. Иске Казан өчен генә түгел, бөтен Урта Идел буе өчен дә уникаль табылдык булып шомартылган сөяк каба исәпләнә, чит-читләрендәге тигез түгәрәк сызыклар аның станокта эшләнүе турында сөйли, өслегендә – биш почмаклы йолдыз сурәте, ул Евразиянең кайбер урта гасырлар халыклары истәлекләрендәге бизәкләргә хас.

Әдәбият

Шпилевский С.М. Древние города и другие булгаро-татарские памятники в Казанской губернии. Казань, 1877.

Калинин Н.Ф., Халиков А.Х. Итоги археологических работ КФАН СССР за 1945–1952 гг. Казань, 1954 г.

Фахрутдинов Р.Г. Очерки по истории Волжской Булгарии. М., 1984.

Автор – Р.Г.Фәхретдинов