Биографиясе

1913 елның 28 июне, Самара губернасы Бөгелмә шәһәре – 1991 елның 9 декабре, Казан.

Казан югары танк командирлары училищесен тәмамлый (1942 ел).

Туган авылында МТС директоры булып эшли.

1935–1937 елларда һәм 1939 елдан Кызыл Армиядә.

1939 елда Халхин-Гол елгасы буенда япон милитаристларына каршы сугышта катнаша.

1941 елның ноябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында, мотоциклет батальоны (1 нче гвардия танк армиясенең 8 нче гвардия механикалаштырылган корпусы) командиры.

Воронеж, 1 нче Украина һәм 1 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Курск сугышында (1943 ел), Украина, Польшаны азат итүдә, Берлинны алуда (1945 ел) катнаша.

1945 елның 19 апрелендә Марксдорф торак пункты янында (Зелов шәһәреннән 10 км көньяк-көнбатыштарак, Германия) барган сугышта батырлык күрсәтә.

Сугыштан соң Совет Армиясендә хезмәтен дәвам иттерә.

1956 елдан запаста, Казанда яши.

Бүләкләре

Ленин ордены, Кызыл Байрак, 1 нче һәм 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы, ике Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Истәлек

Бөгелмә шәһәрендә В.С.Графовка бюст куела.

Әдәбият

Андреев С.А. Совершённое ими бессмертно. М., 1976;

Герои Советского Союза — наши земляки. Казань, 1982. Кн. 1;

Батырлар китабы— Книга Героев. Казань, 2000.                      

Автор – В.А.Шагалов