1906–1957 елларда татар режиссерлыгы зур үсеш юлы уза. Үсешенең билгеле бер чорларында (1906–1917) милли театр сәнгате реалистик театр юлы буенча нык хәрәкәт итә, кайвакытта, аеруча ил тормышында кискен үзгәрешләр вакытында (егерменче еллар), ул шартлы театр ягына авыша. Шундый "маятник тирбәлеше" – шартлылыктан чынлыкка кадәр – үсешнең үзгәрмәс чыганаклары һәм татар сәхнә сәнгате үсешенең алга этәрүче көче санала.

Татар режиссёрлыгының тарихи үсеш процессында шартлылык һәм чынлык театрлары принциплары үзара якынаю тенденциясен күрсәтәләр. 1920 еллар азагында татар театры режиссёрлыгында синтез идеясе гармонияле, тулы спектакльләрдә үзен күрсәтә. Ул үзенең яшәүгә сәләтлелеген шактый төгәл һәм ышанычлы раслый. Әмма 1930 елларда сәнгать үсешенең үзенчәлекле шартлары яңа туган тенденциянең тагын да күбрәк ачылуына ярдәм итми.

Татар режиссёрлыгы синтез идеясенә бары тик XX йөзнең икенче яртысында, яңа җилләр исә башлагач, илдә сәяси, икътисади, социаль хәлләр үзгәргәч кенә әйләнеп кайта, һәм сәнгать иҗатын яңарту элекке хәленә кайтмаслык була.

Сылтама ясау өчен: Арсланов М.Г. Взаимодействие условности и достоверности в режиссуре татарского театра в 1906–1957 годах // Научный Татарстан. 2009. №4. С.13–30.

Мәкаләне йөкләп алу

Автор турында: Мөхәммәтгали Гыйльмегали улы Арсланов, сәнгать фәне докторы, Татарстан Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы.