Биографиясе

1915 ел, Казан — 1945 елның 22 гыйнвары, Прейсишес-Мирк, Көнчыгыш Пруссия.

1936 елдан Кызыл Армиядә. Кече командирлар полк мәктәбен (1937), Казан танк училищесен (1938) тәмамлый.

Совет-фин сугышында катнаша (1939–1940), 7 нче армиянең 86 мотоукчы дивизиясе 109 аерым разведка батальонының танк взводы командиры.

1940 елның март башында Төньяк-Көнбатыш фронт гаскәрләре составында батырлык күрсәтә. Чепуренко җитәкчелегендәге танк взводы дошман тылы буенча рейд ясый һәм аның тере көчләренә һәм сугыш техникасына шактый зыян китерә. Керп торак пункты өчен барган сугышта танкистлар дошманның барлык ут чараларын юк итәләр һәм беренче булып авылга керәләр. Мухулакти авылы янында Чепуренко шәхсән дошманның ныгытылган позициясенә 7 танк һөҗүмендә катнаша. Сугыш кырыннан сафтан чыгарылган танкның экипажын алып чыга.

1941 елның июленнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 3 нче танк батальоны (5 нче гвардия танк армиясенең 32 танк бригадасы) командиры. 1 нче Балтыйк буе, 3 нче һәм 2 нче Белоруссия фронтлары составында Белоруссия (1944) һәм Көнчыгыш Пруссия (1945) һөҗүм операцияләрендә катнаша. Чепуренко беренчеләрдән булып Көнчыгыш Пруссия чиген үтеп чыга.

1945 елның 22 нче гыйнварында Кёнигсберг шәһәре өчен барган сугышта һәлак була.

Бүләкләре

Ленин ордены, 2 нче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Әдәбият     

Батырлар китабы — Книга Героев. К., 2000.

Автор — М.З.Хәбибуллин