Биографиясе

1900 елның 11 сентябре, Казан – 1941 ел.

1918 елдан Кызыл Армиядә. Казанда хәрби мәктәпне (1929), Мәскәүдә «Выстрел» югары командирлар курсын (1939) тәмамлый. Гражданнар (1918–1920) һәм совет-фин (1939–1940) сугышларында катнаша.

1941 елның июненнән Бөек Ватан сугышы фронтларында, 21 нче армиянең 154 нче укчы дивизиясе 437 нче укчы полкының батальон, полк командиры. 21 нче армия дивизияләре 1941 елның 13 июлендә контрһөҗүмгә ташлана, Жлобин һәм Рогачев шәһәрләрен, берничә авылны (Белоруссия ССРның Гомель өлкәсе) азат итә.

1941 елның июль ахырларында 154 нче дивизия полклары чолганышта кала, 1941 елның сентябрь урталарына кадәр камалышта килеш дошман көчләре белән көрәшә. Каты яраланган Баталов шул чакта хәбәрсез югала.

Жлобин шәһәренең бер үзәк урамына Баталов исеме бирелгән.

Бүләкләре

Ленин, Кызыл Байрак орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Капустин А.П. Беренче җиңүләр. Казан, 1995.

Батырлар китабы – Книга Героев. Казан, 2000.

Честь, отвага, мужество. Саратов, 1979.

Герои Советского Союза – наши земляки. Казань, 1982. Книга 1.

Навечно в сердце народном. Минск. 1984.

Капустин А.П. Первые победы. Минск, 1989.

Автор – В.А.Шагалов