Биографиясе

1945 елның 15 гыйнвары, Оренбург өлкәсенең Бозаулык районы Сухоречка авылы – 2013 елның 4 сентябре, Казан.

Мәскәү нефть химиясе һәм газ сәнәгате институтын (1974), Саратов югары партия мәктәбен (1981) тәмамлый.

1963–1964 елларда Оренбург өлкәсенең Тримихайловская урта мәктәбендә укыта. 1967–1968 елларда ВЛКСМның Бозаулык шәһәр комитеты инструкторы, 1968–1974 елларда КПССның Лениногорск шәһәр комитеты инструкторы, 1974–1976 елларда партия комиссиясе рәисе. 1976–1982 елларда халык депутатларының Лениногорск шәһәр советы башкарма комитеты рәисе урынбасары. 1982–1992 елларда рәисе. 1992–1993 елларда халык депутатларының Лениногорск шәһәр советы рәисе.

1993–2001 елларда Татарстан Республикасы әйләнә-тирә мохитне һәм табигый байлыкларны саклау министры. 2001–2010 елларда Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары. 2010 елдан Түбән Кама муниципаль районы башлыгы киңәшчесе.

Хезмәтләре табигый байлыкларны куллану белән идарә итү мәсьәләләренә, әйләнә-тирәдәге мохитне саклауга карый.

Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына – 30 ел. 2022

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты

Бүләкләре

Медальләр белән бүләкләнә.

Хезмәтләре

Совершенствование региональных систем управления природопользованием. М., 1997.

Современные проблемы охраны атмосферного воздуха. Казань, 1997.

Природопользование и охрана окружающей среды: федеральные, региональные и муниципальные аспекты. Казань, 1999.

Авторы – Е.Б.Долгов