Биографиясе

1804 ел, Тула губернасы Одоев шәһәре – 1848 елның 25 июне, Казан.

Мәскәү университетын тәмамлый (1825). Мәскәүдә, Тула губернасының Одоев өязендә (1825–1829), Олонецк губернасының Лодейное Поле шәһәрендә (1830–1831), Новгородта (1831–1832), Омскта (1833–1834), Себердәге Нерчинск металл эретү заводында (1834–1837), Самара губернасындагы Сергиевск минераль сулар белән дәвалау курортында (1838–1842) һәм Сембер шәһәрендә (1842–1844) табиб һәм дәвалау хезмәтен оештыручы булып эшли.

1844–1848 елларда Казанда дары заводы штаб-лекаре, 1848 елда Казан губернасы идарәсендә секретарь.

Казанда ваба эпидемиясе вакытында кешеләрне үлемнән коткаруда катнаша, авыру йоктырып вафат була.

Фәнни эшчәнлеге

Казанга һәм аның тирә-юненә багышланган очерклар, Себердәге сәяхәтләрен тасвирлаган повестьлар авторы. Беренчеләрдән булып Казан тарихын борынгыдан алып XIX йөз урталарына кадәр тикшерә.

Хезмәтләре

Казанский девичий монастырь. Казань, 1845.

Поездка в деревню Аки. Казань, 1845.

Поездка в Раифскую пустынь. Казань, 1845.

Две поездки. Казань, 1846.

Плавание к Зилантову монастырю и казанскому памятнику. М., 1846.

Торжественное примирение или единственный муж и чудное посредничество. Шутка-водевиль. Казань, 1846.

Казанская история. Казань, 1847. Ч. 1–3.

Прекрасный молодой человек: Повесть, взятая из рассказа штаб-лекаря Чацкого. Казань,1848.

Әдәбият

Агафонов Н.Я. Казань и казанцы. Казань, 1847. Ч. 2.

Змеев Л.Ф. Русские врачи-писатели. СПб., 1886. Выпуск 1.

Русские писатели 1800–1917: Биографический словарь. М., 1989.

Автор – Е.Б.Долгов