Биографиясе

Гомер еллары: 1340 ел тирәсе – 1379/80 ел тирәсе.

Җүчи нәселеннән, Шәйбан нәселе вәкиле Пулад улы дип фаразлана.

Күк Урда гаскәре ярдәмендә 1377 елның язында Каганбәк ханны Сарай әл-Җәдидтән куып, тәхеткә утыра. Үз исеменнән акча суктыра (1377/78).

Дәүләттә үзара тарткалашу-сугышуларга чик куя алмый. Хакимиятен ныгыту максатыннан 1377 елның җәендә Сура елгасы буйларына яу белән бара, кайбер рус торак пунктларын басып ала. Аңа каршы чыккан рус гаскәре Пьяна елгасы буенда Мамай җитәкчелегендәге гаскәр һәм мордва кенәзләре чирүе ярдәмендә тар-мар ителә. 1378 елда Гарәбшаһ ханның Түбән Идел буеннан торып идарә итүе мәгълүм.

Туктамыш хан белән тәхет өчен барган үзара көрәштә һәлак була.

Әдәбият

Греков Б.А., Якубовский А.Н. Золотая Орда и её падение. М.-Л., 1950.

Сафаргалиев М.Г. Распад Золотой Орды. Саранск, 1960.

Куликовская битва. М., 1980.