1988 елның 1 декабрендә Татарстанның Алексеевск районы Биләр авылында туган.

2010 елда Казан Кызыл байраклы югары танк командирлар училищесен тәмамлый.

Ерак Көнчыгышта хезмәт итә. 2022 елның ноябреннән махсус хәрби операция зонасында хәрби хәрәкәтләрдә катнаша. Россия Кораллы көчләренең 5 нче гомуми гаскәр армиясе 127 нче мотоукчылар дивизиясенең Р.Р.Баксиков идарә иткән Т-80 танкы экипажы махсус хәрби операция зонасында берүзе украин ягының бронетехника колоннасын тар-мар итә.

Махсус хәрби операция вакытында күрсәткәне батырлыклары өчен Р.Р.Баксиковка Россия Федерациясе Герое исеме бирелә. Россия Герое Йолдызы 2023 елның 23 августында Курск сугышында Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә оештырылган тантаналы кичәдә тапшырыла.