Биографиясе

1924 ел, Оренбург өлкәсенең Әсәкә районы Кутлуево авылы – 1945 елның 17 гыйнвары, Польша, Карнево поселогы.

Краснохолмск хәрби пехота училищесен тәмамлый (1942). 1942 елдан Бөек Ватан сугышы фронтларында, 1348 нче укчылар полкы взвод командиры (48 нче армиянең 399 нчы укчылар дивизиясе). Брянск, Үзәк, 1 нче, 2 нче һәм 3 нче Белоруссия фронтлары гаскәрләре составында Курск шәһәрен (1943), Украина, Белоруссия, Польшаны азат итү сугышларында катнаша.

1944 елның 3–4 сентябрендә Остров-Мазовецки (Польша) шәһәре янында барган сугышта батырлык күрсәтә.

Карнево поселогы тирәсендәге сугышта һәлак була.

Бүләкләре

Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Батырлар китабы – Книга Героев. Казан, 2000.

Рассказы о героях. Челябинск, 1971

Оренбуржцы в боях за родину. Челябинск, 1978.