- РУС
- ТАТ
сәясәт эшлеклесе
1897 ел, Вятка губернасы, Глазов өязе Кистем авылы — 1968 ел, Казан.
1916 елның маеннан Россия армиясендә, декабрьдә солдатлар арасында сугышка каршы пропаганда алып баруы өчен төрмәгә ябыла.
Гражданнар сугышында катнаша.
1924–1925 елларда Үзбәкстан ССР хөкүмәте әгъзасы.
1925–1927 елларда Татар-башкорт хәрби мәктәбе комиссары, 1930–1932 елларда ТАССР Госпланы рәисе, аннан ТАССР ХКС каршындагы Татарстан радиолаштыру һәм радиотапшырулар республика комитеты рәисе, ОСОАВИАХИМ ның Татарстан бүлекчәсе рәисе.
Нахакка репрессияләнә, 1956 елда аклана.
Исеме Казан урамына бирелә.
Сайдашева М. Касимов Самигулла Сынгатуллович // Борцы за счастье народное. К., 1983. Кн. 2;
шул ук. Велением сердца // Вечерняя Казань. 1987. 19 марта.
Автор — М.А.Сәйдәшева
Вы используете устаревшую версию браузера.
Для корректного отображения сайта обновите браузер.