Биографиясе

1923 елның 23 апрелендә Чистай кантонының Яңа Ибрай авылында туган.

Свердловск пехота училищесен (1941), М.В.Фрунзе исем. Хәрби академияне (1951, Мәскәү) тәмамлый.

Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыштан соң Совет Армиясендә командирлык вазифаларын башкара.

1973–1987 елларда СССР Оборона министрлыгының Баш инспекциясендә өлкән инспектор.

Бүләкләре

Ике Кызыл Йолдыз, Кызыл Байрак, 1 нче дәрәҗә Ватан сугышы, 3 нче дәрәҗә «СССР Кораллы Көчләрендә Ватанга хезмәт иткән өчен» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.

Әдәбият

Кто есть кто в татарской общине Москвы. М., 2001.