Биографиясе

1965 елның 30 мартында Казахстан ССР, Чимкент өлкәсе Чимкент районы 22 нче партсъезд исемендәге совхозында туган.

1993 елда Мәскәү консерваториясен (Е.Кибкало классы буенча) тәмамлаганнан соң, К.Станиславский һәм В.Немирович-Данченко исем. Мәскәү Музыкаль театры, 2005 елдан Мария исем. (Санкт-Петербург) театр солисты, бер үк вакытта дөньяның күпләгән опера сәхнәләрендә (Зур театрда, Амстердам, Дания Корольлеге театрлары, Будапешт, Страсбург театрларында, Альберт-холлда, Лондон, Бөекбритания, «Колон» театрында (Буэнос-Айрес, Аргентина) чыгышлар ясый.

Түбән Новгород, Кишинев, Саратов һ.б. опера фестивальләрендә катнаша.

Төп опера партияләре: Граф Альмавива («Севильский цирюльник», Дж. Россини), Альфред, Герцог Мантуанский, Радамес, Дон Карлос («Травиата», «Риголетто», «Аида», «Дон Карлос», Дж. Верди), Фауст (шул исемдәге опера, Ш.Гуно), Рудольф, Каварадосси («Богема», «Тоска», Дж.Пуччини), Хозе («Кармен», Ж.Бизе), Баян («Руслан и Людмила», М.Глинка), Ленский («Евгений Онегин», П.Чайковский), Яшь чегән («Алеко», С.Рахманинов) һ.б.

Берничә тапкыр Казанда Ф.И.Шаляпин исем. Халыкара опера фестивалендә катнаша (1998 елда бу фестивальдә иң яхшы тавышлы җырчы дип таныла).

2006 елда М.Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрында Р.Ахиярованың беренче куелыштагы «Шагыйрь мәхәббәте» операсында Тукай партиясен башкара.

Җырчы репертуарында шулай ук вокаль-симфоник әсәрләрнең соло партияләре («Реквием», Дж. Верди; Сигезенче симфония һәм «Җир турында җыр», Г.Малер; «Кыңгыраулар», С.Рахманинов; «Тантаналы месса», Л.Бетховен) бар.

Россия һәм чит илләрдә (Австрия, Аргентина, Бельгия, Бөекбритания, Германия, Голландия, Дания, АКШ, Төркия, Көньяк Корея һ.б.) актив концерт эшчәнлеге алып бара.

Бүләкләре

М.Глинка исемендәге Бөтенроссия вокалистлары конкурсы дипломанты (1993), РФнең «Алтын битлек» театраль премиясе, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (2008) лауреаты.

Авторы – Ф.Ш.Салитова