1924 елның 25 июле, Буа кантоны Югары Балтай авылы – 2000 елның 27 марты, Казан.

Казан юридик институтын тәмамлый (1950).

1941–1946 елларда Казан моторлар төзү заводында станокчы. 1950–1951 елларда ТАССР Юстиция министрлыгында ревизор.

1951–1957 елларда Казанның Бауман районы халык судьясы. 1957–1965 елларда ТАССРның Югары мәхкәмә әгъзасы. 1965–1984 елларда ТАССР Адвокатлар коллегиясе президиумы рәисе. 1984–1994 елларда Казанның Бауман районы юридик консультациясе адвокаты.

Авторы – Е.Б.Долгов