Биографиясе

1934 елның 4 ноябре, Саратов өлкәсе Хвалынск шәһәре – 1988 елның 17 ноябре, Мәскәү.

1954 елда Казан хәрби авиация-техника училищесен һәм 1964 елда С.М.Киров исем. Хәрби медицина академиясен (Ленинград) тәмамлый.

1964–1968 елларда – санитария батальоны (Чиләбе өлкәсе Чибәркүл шәһәре), 1970–1975, 1982–1987 елларда – дивизия, 1975–1979 елларда – Себер хәрби округы (Новосибирск шәһәре), 1979–1982 елларда Балтыйк буе хәрби округы (Рига) медицина хезмәте башлыгы.

1987 елдан СССР Оборона министрлыгының Үзәк хәрби медицина идарәсе башлыгы урынбасары.

Бүләкләре

Кызыл Йолдыз, «Почет билгесе» орденнары, медальләр белән бүләкләнә.