Металлдан яки калын күннән эшләнгән. Күпчелек очракта очлыгы тоташ металлдан булып, түбә тирәсе аерым металл кисәкчәләреннән ясалган, аңа муен тирәсен каплап торган вак боҗралардан торган көбә эленә. Алпак астыннан йомшак тула яки сырма башлык киелә.

Идел-Чулман буйларында б.э.к. 1 нче меңьеллыктан башлап күннән эшләнгән алпак кигәннәр. 1 нче меңьеллык урталарында металл алпаклар кулланыла башлый.

VIII–XIII йөзләрдә Идел буе Болгар дәүләтендә түбә очы шар рәвешле алпак гамәлдә була, аларның очлык башына әләм сабы сыярлык тишек ясала. XIII йөздә борын өстен каплаучы яки тулаем йөзне каплаучы алпаклар да эшләнә.

XIII–XV йөзләрдә мисырлылар үрнәгендә эшләнгән – баш түбәсе күпкатлы булган, корыч очлык белән тәмамланган, кечкенә козырёклы, бит, колакны тар корыч пластинкалар белән каплый торган алпак кулланылган. Аңа корыч боҗралы көбә киелгән (мондый алпаклар рус елъязмаларында «мисюрка» («Мисыр» сүзеннән ясалган) дип аталган).

XVI йөздә тоташ корычтан коелган биек алпаклар (русларда «ерихонка» дип атала) яки калын сырма, күн бүрек өстенә тар калай пластинкалар беркетеп эшләнгәннәре дә гамәлдә була.

Алпак сугышчы өчен корал белән бердәй кирәкле әйбер саналган.

Автор  —  И.Л.Измайлов